news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәк тарихчысы Татарстанны Алтын Урданың дәвамчысы дип атады

Шөһрәт Мөхәммәдов Алтын Урданы формалаштыруда татар милләте бик зур роль уйнады дип саный.

Үзбәк тарихчысы Татарстанны Алтын Урданың дәвамчысы дип атады
Владимир Васильев

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Доцент, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тарих институтының фән буенча директор урынбасары Шөһрәт Мөхәммәдов Алтын Урданы формалаштыруда татар милләте бик зур роль уйнады дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә әйтте.

“Мин Татарстанны Алтын Урданың дәвамчысы дип саныйм. Алтын Урданы формалаштыруда Татарстанның һәм татар халкының роле бик зур”, - диде ул.

Тарихчы әйтүенчә, татар милләте формалашуда Алтын Урдада яшәгән барлык этнослар да мөһим роль уйнаган. “Монда яшәгән этносларда, иң беренче чиратта, татар халкы билгеләре бар. Татар халкының тамырларын гасырлар төпкеллегеннән эзләргә тиешбез. Алтын Урдага 750 ел. Татар халкы аннан да алдарак булган”, - диде ул.

Шөһрәт Мөхәммәдов сүзләренчә, Үзбәкстан Фәннәр академиясе Алтын Урда тарихын өйрәнү юнәлешендә эшчәнлек алып барачак.

“Безнең институт Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты белән бик тыгыз бәйләнештә. Без бергәләшеп бик күп тикшеренүләр үткәрәбез. Ышанам, алар алга таба да дәвам итәчәк”, - дип искәртте Үзбәкстан тарихчысы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100