news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәк курчак театры нәүрүз турында мәгърифәти тамаша күрсәтте

Казанда "Нәүрүз" халыкара театры фестивале бара.

Үзбәк курчак театры нәүрүз турында мәгърифәти тамаша күрсәтте
пресс-служба театра Г. Камала

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Нәүрүз» театр фестиваленең курчак театрлары программасы кичә Үзбәк курчак театрының «Баһарой һәм Нәүрүз» музыкаль спектакле белән төгәлләнде. Спектакль «Әкият» курчак театрының Зур сәхнәсендә күрсәтелде.

Курчак спектакле үз алдына нәүрүз бәйрәме турында мәгълүмат бирү максатын да куйган. Тамашаның беренче өлеше батыр егет Нәүрүз белән гүзәл кыз Баһаройның мәхәббәтен күрсәткән спектакль рәвешендә булса, икенче өлешендә - нәүрүз бәйрәмендәге музыкаль номерлар.

Әлеге номерлар курчак театрының төрле алымнарын да үз эченә алган. Биредә курчак театры спектакльләрендә кулланыла торган курчакларның бөтен төрләре күрсәтелде. Курчак театры артистлары милли көрәшне дә, халык җырлары, биюләре һәм уеннарын да күрсәтә алдылар. Тамашачы спектакльне җылы кабул итте.

Спектакль рус телендә күрсәтелде. Театр җитәкчелеге әйтүенчә, тамаша ике телдә чыгарылган. Фестиваль тамашачысына уңайлырак булсын өчен Казанга рус телендәге версиясе китерелгән.

Үзбәкстан дәүләт курчак театры режиссеры Хотам Ахунов әйтүенчә, театрның спектакльләре нигездә балалар аудиториясенә йөз тотса да, соңгы елларда өлкән аудиториянең курчак спектакльләре белән кызыксынуы күренә башлаган.

  • Казанда "Нәүрүз" халыкара театры фестивале бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100