news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Захарова: Путин балалы гаиләләр мәнфәгатьләрендә социаль сәясәтне үстерүгә басым ясады

Бүген туры элемтә барышында Россия Президенты Владимир Путин балалар һәм балалы гаиләләр мәнфәгатьләрендә социаль сәясәтне үстерүгә басым ясады. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова хәбәр итте.

«Мөһим акцент ясалды – барлык кыенлыкларга һәм проблемаларга карамастан, гаиләнең гомуми кереме кимергә тиеш түгел, бала туу белән гаилә яшәү дәрәҗәсенең кимүен тоярга тиеш түгел. Владимир Владимирович билгеләп үткәнчә, дәүләтебезнең бөтен сәясәте нәкъ менә балалы гаиләләр тирәсендә төзелә. Әгәр гаиләдә хезмәт кереме барлыкка килсә, ул керем (билгеләнгән нормадан) аз гына артса да, бердәм социаль пособие буенча түләүләр өзелергә тиеш түгел», - диде ул.

Захарова фикеренчә, әлеге мәсьәлә эшләп бетерелгәннән соң хәл ителәчәк. Бу тема Татарстан өчен дә актуаль. ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына кереме 300–500 сумга гына арткан, шул сәбәпле пособие түләүләре туктатылган әниләр мөрәҗәгать итә, диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot