news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мария Захарова «Киләчәк уеннары»на аккредитациянең 5 февральгә кадәр дәвам итәчәген әйтте

Казанда 21 февральдән 3 мартка кадәр тарихта беренче «Киләчәк уеннары» узачак. Анда 100 дән артык илдән 2 меңгә якын кеше катнашачак. Ярышлар 21 дисциплинада оештырыла. Бу хакта Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова брифингта сөйләде.

«Әлеге инициатива — дөньяда аналогы булмаган уникаль проект. Ул заманча компьютер технологияләрен һәм [спортта] осталыкның традицион спорт вариантларын берләштерә. Мондый алым киң аудиторияне, беренче чиратта яшьләрне яңа формалар аша спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә зур мөмкинлекләр ача. Бу башлангыч халыкара спорт хезмәттәшлеген үстерүдә яңа перспективалар ача дип саныйбыз», — дип ассызыклады ул.

Россия һәм чит ил масакүләм мәгълүмат чараларына Уеннарда эшләү өчен аккредитация 2023 елның 20 ноябреннән ачык һәм 2024 елның 5 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

«Чит ил масакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Россиягә виза алу өчен чакыру хаты рәсмиләштерергә кирәк булса, аккредитацияне 21 гыйнварга кадәр узарга кирәк», — дип өстәде ведомство вәкиле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100