Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Захарова Казанга БПЛА һөҗүмендә БРИКС саммиты өчен үч күргән
Украина пилотсыз очкычларының Казанга бүгенге һөҗүме шул исәптән шәһәрдә узган БРИКС саммиты өчен «үзенә күрә үч» булды. Бу хакта Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова белдерде.
«Татарстан башкаласына һөҗүм — быел октябрь аенда узган БРИКС саммиты өчен үзенә күрә үч алу, ул бу берләшмәнең дөньяда куәтен һәм йогынтысын күрсәтте. Шулай ук илебезнең динамик рәвештә үсә торган төбәкләренең берсендә яшәүчеләрне куркыту омтылышы», - дип уртаклашты дипломат вазгыятьне аңлавы белән.
Моннан тыш, Захарова фаразлавынча, Украина хакимияте мондый ысул белән «Россиянең тыныч халкында сизелерлек хәрби җиңелүләр өчен ачуын» чыгара.
Моннан тыш, РФ Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле «коллектив Көнбатышның» һәм аның масс-медиасының демонстратив икейөзле дәшмәвенә» ачуын белдерде, алар Россиядә нидер булган очракта «берни дә булмаган кебек кыланалар».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз