Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Захарова: Казанда узачак Россия – АСЕАН саммиты киләчәккә юл күрсәтәчәк
17-19 июньдә Казанда узачак Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) саммиты дөньяга киләчәккә юл күрсәтәчәк. Мондый фикерне Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова Санкт-Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында ТАСС агентлыгына биргән интервьюда белдерде.
«Саммит дөньяның киләчәктә нинди булачагы һәм нинди юлдан барырга кирәклеге турындагы сорауларга җавап бирәчәк», — диде дипломат.
Захарова фикеренчә, киләчәккә юл «күпполярлык белән бәйле». АСЕАН илләре «беренчеләрдән булып искиткеч бердәмләшү форматын күрсәтте», дип ассызыклады ул.
Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле әйтүенчә, Көньяк-Көнчыгыш Азиянең күп кенә илләре «икътисади яктан гына түгел, ә цивилизация, әхлакый һәм фәлсәфи яктан да искиткеч үсеш дәрәҗәсен» күрсәтә алды.
Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясенең (АСЕАН) ун даими катнашучысы бар: Бруней, Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд.
Россия – АСЕАН саммиты 17-19 июньдә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз