Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Захар Прилепин махсус хәрби операция турындагы фильмнарны күбрәк төшерергә чакырды
Россиядә махсус хәрби операция турындагы фильмнарны активрак төшерергә кирәк. Язучы Захар Прилепин РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
Аның фикеренчә, эшләр җитәрлек күләмдә булса гына чын-чынлап сыйфатлы картиналар тууга исәп тотарга мөмкин.
Ул билгеләп үткәнчә, низаг вакытында бу темага нибары алты-җиде фильм төшерелгән, шул ук вакытта, нәтиҗә сизелерлек булсын өчен кимендә 70 фильм төшерергә кирәк. Прилепин искәрткәнчә, Россиядә елына 100 фильм төшерелгәндә, әлеге сан 12 ел эчендә 10 проценттан да кимрәк тәшкил итәр һәм чамасыз күп булып күренмәячәк. Аның исәпләвенчә, хәрби тематикага ким дигәндә 100 картина төшерелгән очракта аларда берничә шедеврга урын табылыр иде.
Язучы шулай ук проблема күләмдә генә түгел, ә билгеле бер сәнгать формасының булмавында да, дип өстәде. Ул аңлатканча, мәдәнияттә күренекле әсәрләр дулкын-дулкын булып туа - Яңарыш чоры булсынмы ул, Көмеш гасырмы яки Италия неореализмы дисеңме. Прилепин раслаганча, бүгенге көндә кинода махсус хәрби операция темасына карата кызыксыну чикләнгән булып кала, ә төшерелгән фильмнарның күбесе дәүләт хисабына түгел, ә шәхси затлар тарафыннан финансланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз