Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Республика кан үзәгендә донор акциясе уза
Фото: «Татар-информ»
Дүшәмбе, 29 декабрьдә Республика кан үзәгендә Яңа ел донор акциясе узачак. Кан тапшырырга теләүчеләрне 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Җиңү проспекты, 85 адресы буенча кабул итәчәкләр. Катнашучыларга алдан теркәлергә һәм үзләре белән паспорт, СНИЛС алып килергә кирәк. Бу хакта үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авырлыгы 55 килограммнан арткан һәм сәламәтлеккә бәйле проблемалар күзәтелмәгән балигъ булган гражданнарга кан бирергә рөхсәт ителә. Оештыручылар катнашучылар өчен бәйрәм атмосферасы һәм сувенирлар әзерләгән.
Моннан тыш, барлык теләүчеләр сөяк мие донорлары регистрына керә алачак. Моның өчен регистратура хезмәткәрләренә үз ниятең турында хәбәр итү дә җитә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз