news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Жаворонков: Ковидка каршы чараларны гамәлдән чыгару пандемия бетүен аңлатмый

Россиядә битлек режимын гамәлдән чыгару әле пандемия тәмамланды һәм коронавирус башка куркыныч түгел дигәнне аңлатмый. Бу турыда Казанның Сәламәтлек саклау идарәсендә искәрттеләр.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сүзләренчә, ковидка каршы төп чикләүләр бетерелгән, чөнки бу чир белән авыручылар саны нык кимегән. Әмма казанлылар һаман да COVID-19 белән авырый һәм кайберләре чирне авыр кичерә.

«Вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпитальләре эшен дәвам итә, көн саен пациентлар мөрәҗәгать итә. Чирне авыр кичерүләрне хастаханәгә салырга мәҗбүр булабыз. Эш элеккечә амбулатор этапта да, палатада, реанимация бүлегендә дә алып барыла», - диде Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы.

  • Исегезгә төшерәбез, 2 июльдән бөтен Россиядә коронавирус таралуга каршы көрәш өчен кертелгән төп чикләүләр бетерелде. Хәзер җәмәгать урыннарында битлексез йөрергә мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100