Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенза өлкәсе районнарының татар мәдәнияте җәмгыятьләре рәисләре катнашында утырыш булды
Узган ял көннәрендә, 2025 елның 25 октябрендә, Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе офисында Пенза өлкәсе районнарының татар мәдәнияте җәмгыятьләре рәисләре катнашында утырыш булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышның көн тәртибенә Пенза өлкәсе районнарында татар мәдәнияте җәмгыятьләрен үстерү һәм 2026 елга эш планын формалаштыру мәсьәләләре кертелгән иде. Шулай ук Пенза өлкәсендә яшәүче барлык милләт вәкилләре һәм буыннар арасында милләтара татулыкны ныгытуга, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән чараларны оештыруга аерым игътибар бирелде.
Очрашу кысаларында түбәндәге мәсьәләләр хакында фикер алыштылар:
- 2026 елга эш планы. Утырышта катнашучылар бурычларны һәм инициативаларны җентекләп тикшерде, нәтиҗәдә эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре һәм максатлары билгеләнде.
- Татарстан Республикасы Рәисеннән грант ярдәме. ТР Рәисе грантлары ярдәмендә районнарда гамәлгә ашырылачак чаралар турында фикер алыштылар.
- Татар телен һәм әдәбиятын саклау һәм үстерү. Үсеп килүче буынга белемнәрне тапшыру, туган телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
- 2026 елгы Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек. Кузнецк районының Кече Труев авылында 2026 елда узачак Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек һәм аны уздыруга аерым игътибар бирелде.
- Эш башкару мәсьәләләре: теркәлгән район татар җәмгыятьләрендә, эш башкару, беркетмәләр алып бару һәм район оешмалары эшендә ачыклыкны тәэмин итүне дә кертеп, документлар алып бару мәсьәләсе каралды.
- Социаль челтәрләр белән эшләү. Район татар җәмгыятьләренең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрен алып баруның нәтиҗәле стратегияләре, татар мәдәниятен үстерү, бергәлек эчендә элемтәләрне ныгыту һәм яңа аудитория җәлеп итү өчен актуаль трендлар һәм иң яхшы тәҗрибәләр турында фикер алыштылар.
- Район һәм авыл мәдәният йортлары җитәкчеләре ассоциациясен төзү. Утырышта катнашучылар Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе каршында район һәм авыл мәдәният йортлары җитәкчеләре ассоциациясен төзү инициативасы белән чыкты, ул тәҗрибә уртаклашу, үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм бурычларны бергәләп хәл итү өчен платформа булачак.
- «Пенза өлкәсе Сосновоборск районының Усман авылы китапханә-ял итү үзәге» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең «Былбылым» татар фольклор ансамбле юбилее. Юбилейны бәйрәм итүгә багышланган чаралар планы әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз