news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Защита» ЯАҖнең алданган өлешчеләренең 90лабы тораклы булды

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Борһанов имзалаган документ аларның язмышын уңай хәл итте

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). 2004 елда Казанда өлешчеләрне җәлеп итеп «Защита» ЯАҖ тарафыннан төзелә башлаган йорт, ниһаять, сафка бастырылды. Аерым алганда, Маршал Чуйков ур., 63 А адресы буенча 9 катлы 3 секцияле 88 фатирлы йортны кулланылышка тапшыру турында Казан шәһәре Башкарма комитеты башлыгы Рәфис Борһанов имзалаган акт белән «Защита»дан алданган 90лап өлешченең иза чигүләренә нокта куелды. Салына башлаган йорт исә Лилия Казакова җитәкчелегендәге торак милекчеләре ширкәте өлешчеләрдән өстәмә җыйган акчага төелеп беткән.

 Казан мэриясеннән алынган шушы мәгълүматта әйтелгәнчә, «Защита» төзергә тиеш булып та хәзергә кадәр төзи алмаган тагын Академик Завойский урамында 2 йорты һәм әлеге намуссыз төзү компаниясеннән алданган 580 гаилә исәпләнә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot