news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Заря" Президент чыршысына бүләкләр әзерли

"Заря" Президент чыршысына бүләкләр әзерли

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). "Заря" кондитер фабрикасы 27 декабрьдә "Баскет-холл" Спорт уеннары сараенда үтәчәк Президент чыршысына 600 бүләк әзерләячәк. Предприятие хезмәткәрләре мондый заказны беренче тапкыр үти.

Мәскәүнең бер фирмасына татлы ризыкларны салу өчен тартмага заказ бирелгән. Биштәр кебек ясалган матур хәтфә әтәчне савыт дип атап та булмый. Яңа ел уенчыгын хәтерләтүче әтәч балалар күңеленә хуш киләчәк. Әкияти әтәч татлы ризыклар белән 800 грамм авырлыкта. Кондитерлар гадәти булмаган яңа ел бүләгенең бәясен хәбәр итмәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot