news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Заря" агрофирмасы Татарстанны җиләк-җимеш продукциясе белән тулысынча тәэмин итмәкче

Предприятие планнарында - агымдагы елның көзендә һәм киләсе елның язында тагын 160 гектар яңа бакча утырту

(Югары Ослан районы, 19 сентябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). "Заря" агрофирмасы Татарстанны тулысынча җиләк-җимеш продукциясе белән тәэмин итәргә җыена. Бу хакта журналистларга "Заря" агрофирмасы" ҖЧҖ директоры Марат Әхмәтҗанов сөйләде. Предприятие ТР Югары Ослан районы Ямбулат авылында урнашкан.

М.Әхмәтҗанов сүзләренчә, агрофирма 2011 елдан бирле мөстәкыйль эшчәнлек алып бара. Аңа кадәр ул "Татплодоовощпром" ЯАҖ составына кергән булган. Предприятие эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып, терлекчелек, үсемлекчелек һәм бакчачылык санала. Компаниянең 3060 гектар сөрүлек җире бар, анда бөртекле һәм азык культуралары үстерелә, җиләк-җимеш бакчасы 465 гектар мәйданны били. Анда алма, груша, слива, кура җиләге, карлыган үстерелә. Бер гектар җирне виктория алып тора. 1200 баш терлек исәпләнә, шул исәптән 400 савым сыеры.

Журналистларның Россия керткән контрсанкцияләр алма сатуда ничек чагылыш тапты дигән соравына, агрофирма директоры аңа ихтыяҗ шактый артты, дип җавап бирде. Предприятиедә алдан ук әлеге эмбарго турында белгән булсалар, язын бакчаларга күбрәк игътибар бирелер иде, дип өстәде. Узган ел 500 тонна алма сатылган, быел әлеге күрсәткеч 1 мең тоннага җитәр дип көтелә. Үстерелгән продукция Казан базарларына һәм Агросәнәгать паркына озатыла. 

Агрофирманың еллык табышы, М. Әхмәтҗанов сүзләренчә, елга 50-60 миллион сум тәшкил итә.  "Безнең товар чит илнекенә караганда яхшырак. Ул экологик яктан чиста. Чит илдән кертелгән товарлар озак бозылмый, димәк, алар махсус эшкәртү узган. Бездә, саклау нормаларын үтәгән вакытта, язга кадәр сакланучы җиләк-җимеш бар. Киләчәктә җиләк-җимеш өчен 2 мең тонна сыйдырышлы саклау урыны төзергә ниятлибез. Быел көз нигез салынды, киләсе уңышка кадәр ул төзелеп бетәчәк. Без республиканы тулысынча тәэмин итәчәкбез", - дип ышандырды предприятие директоры. Аның сүзләренчә, үстерелгән уңышны җыю өчен, агрофирмада эшче куллар җитешми. Шуңа да күрше республикалар - Чуашстан, Мари Иленнән эшчеләр чакырыла. Алар вахта алымы белән эшли,  бушлай торак һәм туклану белән тәэмин ителәләр.

Бу көздә һәм киләсе елның язында тагын 160 гектар яңа бакча утыртырга планлаштыралар. Якынча 7 елдан алар җимеш бирә башлаячак, шуның ярдәмендә продукция күләме артыр дип көтелә. "2001 елда 105 сорт алмагач утыртылды. Алар Башкортстан, Ульяновски, Свердловскидан  кайтарылды. Алар арасыннан яхшырак саклана торганнары сайлап алынды. 30-40ы үсеп китә алды, быел алар күчереп утыртылачак. Алар арасында - «Июльское Черненко», «Зарянка», «Ренет Поволжья», «Антоновка», «Память воину» һәм башка сортлар бар. Әлеге сортлар, нигездә, авыруларга бирешми, аларга корткычлар да ияләшми диярлек", - ди агрофирма директоры.

Аның сүзләренчә, быел 3 тонна кура җиләге сатылган, бу узган елгыдан 2 тоннага кимрәк. Шулай ук 500 кг карлыган сатылган. Быел слива уңыш бирмәгән.

Җитәкче белән сөйләшкәннән соң, журналистлар үсентеләр сакланучы теплицаларда, алмагач бакчаларында булды. Биредә алма октябрь башына кадәр җыелачак.                      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100