Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зарубин Казанның саммитлар үткәрү осталыгына сокланды
Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе журналисты Павел Зарубин «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов белән әңгәмәдә Казанның зур вакыйгалар оештыра алуына сокланды һәм чәкчәккә булган мәхәббәтен белдерде. Видеоны агентлык хезмәткәре үз блогына урнаштырган.
Татарстан башкаласын ничек кабул итүе турындагы сорауга Мәскәү журналисты беркадәр гаҗәпләнеп җавап бирә. «<...> бу хәтта сәер сорау. Әлбәттә, искиткеч шәһәр, бик матур», - дип ассызыклады ул.
Россия – АСЕАН саммитын оештыру дәрәҗәсе турында әйткәндә, Зарубин моннан ел ярым элек узган БРИКС саммиты турында искә төшерде. «<...> Казан мондый чараларны бик шәп уздыра белә. Шуңа күрә, минемчә, инде бик яхшы эшләнгән схема – бу күп нәрсә турында сөйли», - дип билгеләде ул.
ВГТРК корреспонденты шулай ук кичә чәкчәк ашавын әйтте.
«Мин баллы ризыкларны бик ашамыйм, ләкин кичә, чәкчәкне күргәч, баш тарта алмадым <...>», – дип өстәде Павел Зарубин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз