news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда мәдәният хезмәткәрләренең эш хакы 3 процентка арткан

Татарстанда мәдәният, спорт, ял һәм күңел ачу өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең уртача айлык эш хакы 2025 елның гыйнвар-декабрь айлары нәтиҗәләре буенча 93,1 мең сум тәшкил иткән. Бу 2024 ел күрсәткеченнән 2,9 процентка югарырак, диелә Татарстанстат мәгълүматларында.

2025 елның декабрендә бу тармакларда эшләүчеләрнең уртача кереме 111,9 мең сумга җиткән.

Бүген Россиядә мәдәният хезмәткәрләре көне – иҗат әһелләре, сәнгать эшлеклеләре һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot