news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда эссе һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак

Татарстанда эссе һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда атна ахырына кадәр эссе һава торышы сакланачак, көндез температура +31 градуска кадәр күтәрелә. Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый фаразы белән уртаклашты.

Синоптикларның мәгълүматлары буенча, хәзер төбәктә һава шартларын югары атмосфера басымы өлкәсе билгели. Шуның нәтиҗәсендә республикада коры һәм җылы һава торышы урнашты. Бүген көндез температура +25..+28 градуска җитә.

Сишәмбе, 21 июльдә, сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә температура +13..+18 градус тәшкил итәчәк, көндез һава +25..+30 градуска кадәр җылыначак.

Чәршәмбе, 22 июльдә, төнлә коры һава торышы саклана, әмма көндез һәм кичен республиканың көнбатыш районнарына атмосфера фронты якыная, ул бераз яңгырлар алып киләчәк. Төнлә температура +15..+20 градус, көндез +25..+30 градус тәшкил итә.

Пәнҗешәмбе, 23 июльдә, фронталь бүленеш йогынтысында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Төнлә температура +15..+20 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +23..+28 градуска, республиканың көнчыгышында +31 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, 24 һәм 25 июльдә төбәктә җылы һәм тотрыксыз һава торышы саклана. Көндез температура +25..+30 градус тәшкил итә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot