news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зариповны әле әзерләргә кирәк – Зиннәтулла Билалетдинов

«Ак Барс» хоккейчылары «Салават Юлаев» командасына каршы бүгенге уенга Данис Зариповтан башка гына чыгачак.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Казанда Уфаның «Салават Юлаев» командасы белән очраша. Әлеге уенга әзерлек уңаеннан уздырылган көндезге күнегүләр вакытында төп составта Данис Зарипов күренмәде.

«Зариповка әзерләнергә кирәк әле. Бик яхшы булмаган хәлдә аны уйнатуның мәгънәсе юк. Ул имгәнергә мөмкин. Иң яхшысы – аны әзерләү», – диде бу уңайдан команданың баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов.

Бу сезонда «Ак Барс» командасы «Салават Юлаев» белән икенче тапкыр очраша. Бер атна элек Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре Уфада 5:0 исәбе белән уңышка ирешкән иде.

«Ул матчны оныттык инде, бүгенге уен катлаулы булачак. Көндәш команданың хәле бик үк әйбәт түгел. Шуңа да алар нәтиҗәгә ирешү өчен барын да эшләячәк», – диде баш тренер.

«Ак Барс» – «Салават Юлаев» матчы 19.00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100