news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зарипова Татарстанда яшь хезмәткәрләргә аеруча ихтыяҗ булган өлкәләрне атады

Татарстанда яшь кадрларны эшкә урнаштыруга зур игътибар бирелә һәм яшь хезмәткәрләргә аеруча ихтыяҗ булган берничә өлкә бар. Бу хакта «Эшләүче яшьләр һәм иҗтимагый инициативалар» III Республика яшьләр профсоюз активы форумында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Бу сәламәтлек саклау, IT-эшләнмә, финанс хезмәтләре, сәүдә һәм мәгариф. Бүген хезмәт базарында шундый вазгыять. Ә киләчәктә 2032 елга кадәр, республикабызның сәнәгый булуын исәпкә алып, бу сәнәгать тә, технологияләр дә, транспорт та. Татарстанның киләчәге әлеге тармакларда», - дип белдерде ул.

Аның сүзләренә караганда, шулай ук сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте, мәгариф, мәдәният, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә яшь кадрларга ихтыяҗ зур.

news_right_1
news_right_2
news_bot