news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зарипова Татарстанда үлүчеләр саны туучылар саныннан артып китү сәбәбен аңлатты

Татарстанда гыйнвардан алып август аена кадәр 24,1 мең кеше туган, ә 30,2 мең кеше үлгән. Шулай итеп, халыкның кимүе 6,1 меңнән артык кеше тәшкил итте, диде ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында.

Зарипова мондый күрсәткечләрне 2017 елдан башлап, тулаем алганда Россиядәге кебек үк, Татарстан Республикасында туучылар санының тискәре факторларга бәйле булуын аңлатты. «Хатын-кызлар саны кимү (1990 еллардагы уңышсызлык), хатын – кызларның балалар тудыру яше арту, карьера төзү теләге – болар барысы да бүген Татарстанда халык саны тискәре тенденциягә ия икәнлекне тануга китерде», - дип искәртте ул.

Шул ук вакытта министр быел күрсәткечләрнең узган ел белән чагыштырганда яхшырак булуын, ул вакытта шул ук чорда 9 меңгә якын кеше кимегәнлеген әйтте.

«Шуңа күрә быел бу күрсәткеч узган елның шул ук чорыннан 30 проценттан түбән. Һәм без алдагы елларда уңай саннарга чыгарга планлаштырабыз», - дип нәтиҗә ясады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100