Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зарипова Татарстанда булачак әниләргә социаль ярдәм чаралары турында сөйләде
Бүген, йөкле хатыннар көнендә, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге пациентлары белән очрашты. Ул булачак әниләргә Татарстанда социаль ярдәм чаралары һәм күп балалы гаиләләр саны арту турында сөйләде.
«Без булачак әниләрне социаль ярдәм чаралары белән таныштыру өчен перинаталь үзәкләрдә шундый очрашулар чиратын башлыйбыз. Бу хатын-кызлар сабый үсешенең барлык этапларында да, балачактан башлап, дәүләт тарафыннан ярдәм барлыгын белсеннәр өчен эшләнә», - дип хәбәр итте журналистларга Зарипова.
Ул «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында балалы гаиләләргә ярдәм итүгә багышланган ике зур блок бар, дип өстәде. Татарстан бюджетында ТР Хезмәт министрлыгы линиясе буенча «балалар бюджеты» быел 15,4 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән 1,6 млрд сумы күп балалыларга ярдәм итүгә китә.
«Татарстан Республикасы Рәисе карары белән республикада күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү чиста демографик чара булып тора, анда гаиләләрнең керемнәре дә, мөлкәте дә исәпкә алынмый», - дип ассызыклады Зарипова.
Хәзерге вакытта республикада 64 дәүләт ярдәме чарасы гамәлгә ашырыла. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә Татарстанда күп балалы гаиләләр саны арта. Әйтик, ун ел эчендә аларның саны ике тапкырга арткан: 24,4 меңнән 59,2 меңгә кадәр, аларда 189 244 бала тәрбияләнә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз