Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зарипова: Татарстан ярлылык дәрәҗәсе иң түбән булган Россия төбәкләре өчлегенә керә
Бүген Татарстан Республикасы ярлылык дәрәҗәсе иң түбән булган өч төбәк арасына керә: республика халкының якынча 3,8 проценты яшәү минимумыннан түбәнрәк керемгә ия. Татарстаннан алда Ямал-Ненец автономияле округы һәм Санкт-Петербург кына. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгына республика хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләгән.
Ул билгеләп үткәнчә, ярлылыкны киметүнең нәтиҗәле ысулларының берсе – социаль контракт.
«Килешү эш эзләү (айлык пособие белән), шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, эшмәкәрлек эшчәнлеге, үзмәшгульлек юнәлешләре буенча төзелә. Социаль контрактның төренә карап, гариза бирүчеләр 350 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин», – диде ул.
Министр сүзләренчә, гаиләләр әлеге ярдәм чарасын актив куллана: алар тегү остаханәләре, кием ремонтлау һәм тегү ательелары ача, үсеш өчен башка мөмкинлекләр таба. Агымдагы елның 20 ноябренә якынча 4,4 мең социаль контракт төзелгән.
Программа уртак финанслау нигезендә тормышка ашырыла: 2025 елда социаль контрактларга Россия Федерациясе бюджетыннан 522 млн сум һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан 378 млн сум юнәлтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз