Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зарипова Социаль хезмәткәр көнендә социаль ярдәм чаралары турында сөйләде
Татарстанның социаль хезмәт күрсәтү тармагында 11 меңнән артык кеше эшли. Социаль ярдәм чаралары төбәкнең бер миллион кешесенә күрсәтелә. Бу хакта бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанда «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узган тантаналы чарада хәбәр итте.
Зарипова билгеләп үткәнчә, социаль хезмәткәр – кешегә кеше кирәклеген күрсәтүче үзенчәлекле һөнәр. Республикада күп балалы гаиләләргә, өлкәннәргә, инвалид балалар тәрбияләүче һәм инвалидлар булган гаиләләргә социаль ярдәм чаралары күрсәтелә.
«80 мең кеше безнең учреждениеләрдә социаль хезмәтләр ала. Бу тернәкләндерү үзәкләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре. Республикада 19 мең өлкән яшьтәге кеше өйләрендә социаль хезмәтләр ала. 6 меңнән артык өлкән кешегә социаль хезмәткәрләр көн саен диярлек килә, чөнки бу кешеләр үзләренә хезмәт күрсәтә алмый. Без өлкәннәргә генә түгел, аларның туганнарына да яше һәм сәламәтлеге аркасында фатирдан чыга алмаганнарны карау күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итәбез», - дип сөйләде Зарипова.
Хәзерге вакытта балалы гаиләләргә зур һәм һәрьяклап ярдәм күрсәтелә.
«Татарстанда гаилә бюджеты соңгы елларда күп тапкырлар артты. Быел 36 миллиард сумнан артык акча балалы гаиләләр файдасына тотыла. Узган елдан без яшь студент гаиләләренә ярдәм итә башладык. ТР Рәисе карары белән йөкле студент кызларга түләү кертелде», - диде Зарипова.
Узган ел көндезге бүлектә укучы 100 дән артык студент кызга шундый ярдәм күрсәтелде. Быел бала көтүче 250дән артык яшь пар дәүләттән ярдәм алды.
Шулай ук аз керемле яшь гаиләләргә быел яңа ярдәм чарасы күрсәтелә. Алар беренчел кирәк булган балалар предметларын – караватлар, коляскалар, чаналарны прокатка ала алалар. Республикада 15 прокат пункты ачылды.
«Гаилә турында кайгырту нәтиҗәләр бирә. Соңгы ун елда күп балалы гаиләләр саны ике тапкырга артты. Бүген Татарстанда 59300 күп балалы гаилә яши, аларда 180 меңнән артык бала тәрбияләнә», - дип ассызыклады Зарипова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз