Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эльмира Зарипова киләсе елларга халык программасының өстенлекләрен билгеләде
Торак һәм икътисадны яңа кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре яңа халык программасына кертелергә тиеш. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Нәтиҗәгә эшлибез!» форумында шулай дип белдерде.
«Әгәр без гаилә турында сөйлибез икән, гаилә өчен иң мөһиме нәрсә? Мөгаен, торак мәсьәләләредер. Ләкин алар нинди булыр? Кемгәдер бу - арендалы торак, кайдадыр бу ипотека мәсьәләсе булырга мөмкин. Һәм, һичшиксез, бу мәсьәләләр блогы яңа халык программасына керергә тиеш», - дип белдерде министр.
Кадрлар турында сөйләгәндә, ул ел саен Татарстанда 51 мең кеше пенсиягә чыгуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, аларның эш урыннарына өйрәтелгән кешеләр килергә тиеш.
«Һичшиксез, бездә төгәл карарлар бар: мәктәпләрдә профильле сыйныфлар ачыла, кайдадыр хәтта балалар бакчасыннан башлап сабыйларга юнәлеш бирә башлыйбыз. Әмма бүген бу мәсьәләләр системалырак якын килүне һәм хәл итүне таләп итә», - дигән ышаныч белдерде Зарипова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз