news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зарипова мобилизацияләнгәннәрнең балаларына 20 мең сум акча кайчан күчереләчәген әйтте

Октябрь аенда Татарстан хакимияте мобилизацияләнгәннәрнең балигъ булмаган балалары өчен 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча билгеләде, дип искәртте ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. Хәзерге вакытта түләүләрне билгеләү финал этабында, диде ул РИА Новости агентлыгына интервьюда.

«Әлеге түләүне билгеләү эше республика Хөкүмәтенең соңгы карарын исәпкә алып төгәлләнә, барлык түләүләр дә якын арада башкарылачак», – дип ышандырды Зарипова, әлеге түләүләргә акча Татарстан Хөкүмәтенең резерв фондыннан бүлеп бирелүен искәртеп.

Бу түләүләрне баланың әти-әнисе никахта булмаган очракта да алырга мөмкин, дип билгеләп үтте министр. «Бу очракта әни кеше яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына түләүгә гариза бирә (әгәр ул республикада теркәлмәгән булса, гариза мобилизацияләнгән кеше теркәлгән урын буенча бирелә). Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ата – аналарның өйләнешүе түләү өчен мәҗбүри түгел».

Зарипова шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән әлеге ярдәм чарасының махсус операциядә катнашучыларның – ирекле ярдәмчеләрнең, Эчке эшләр министрлыгы, Федераль куркынычсызлык хезмәте, Росгвардия хезмәткәрләренең , хәрби махсус операция кысаларында бурычларын үтәүчеләрнең балаларына киңәйтелүен искәртте. Түләү өчен нигез булып хәрби комиссариат исемлеге тора, мондый исемлекләр кергән саен, аларны социаль яклау органнарына җибәргәндә, түләүләр башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100