Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Зарипова: Мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән инвалидларның 70 проценты эш тапкан
Татарстанда инвалидларны эшкә урнаштыру күрсәткече Россия белән чагыштырганда югарырак һәм 30 процент тәшкил итә. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Төбәк белән идарә итү үзәгендәге туры эфир вакытында шулай дип белдерде.
«Инвалидларны эшкә урнаштыру эше безнең өчен өстенлекле юнәлеш булып тора. Татарстанда инвалидларның 30 проценты эш белән тәэмин ителгән, әмма безнең бурыч бу күрсәткечне 40 процентка кадәр җиткерү. Мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итүче инвалидларның 70 проценты эшкә урнаштырыла. Бу – индивидуаль эш нәтиҗәсе», - диде ул.
Спикер билгеләп үткәнчә, быелдан башлап хезмәткәрләр саны 35-100 кеше тәшкил иткән эш бирүчеләр эш урыннарының – 2, ә 100 кешедән артып китсә 3 процентына инвалидларны урнаштырырга тиеш.
«Инвалидлар эшкә урнаштырылган очракта гына квота үтәлгән дип саналачак. Без әлеге яңалык сәламәтлек мөмкинлекләре чикле тагын да күбрәк кешегә эш табарга ярдәм итәр дип уйлыйбыз», - диде Зарипова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз