news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зарипова: Хезмәт саклау өлкәсендә закон бозган өчен иректән мәхрүм итү очраклары бар

Быел хезмәт саклау өлкәсендә закон бозу һәм эш урынында имгәнү алу буенча 83 җинаять эше кузгатылган.

Зарипова: Хезмәт саклау өлкәсендә закон бозган өчен иректән мәхрүм итү очраклары бар
Рамил Гали

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Быел Татарстанда хезмәт саклау өлкәсендә закон бозу очрагы буенча 83 җинаять эше кузгатылган. Суд иректән мәхрүм итү карарын чыгарган очраклар да бар.

«Быел хезмәт саклау өлкәсендә закон бозу һәм эш урынында имгәнү алу буенча 83 җинаять эше кузгатылган. Аларның бишесе буенча гаепләү карары чыгарылган инде. Эш бирүчеләр игътибарына: ул штраф кына түгел. Суд карары буенча иректән мәхрүм итү каралган җинаять эшләре дә бар. Ул шартлы рәвештә сынау срогы белән яки бер елдан ике елга кадәр чикләүләр булырга мөмкин», — дип сөйләде Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган җыелышта.

Аның сүзләренчә, агымдагы елның беренче яртысында барысы 735 тикшерү үткәрелгән, 729 гаепле зат төрле штрафларга тартылган. «Эш бирүче штраф белән генә чикләнеп калмый. Барысын да тәртипкә китерү бурычы аның өстендә кала», — ди министр.

Министр сүзләренчә, быел чыгып тикшерүләргә зур игътибар бирелә. «Координация советына шундый бурыч куйдык: бәхетсезлек очрагы булу-булмауга карамастан, тикшерүләр үткәрергә», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100