news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәринә Вилданова һәм Ислам Вәлиев Дәрдемәнднең агымсу турындагы шигыренә җыр язган

«Шигырь безнең музыка гармониясенә, эчке дөньябызның гармониясенә туры килде», - диде Зәринә Вилданова.

Yummy Music лейблы музыкантлары XX йөз башы татар шагыйре Дәрдемәнднең агымсу турындагы исемсез шигыренә җыр иҗат иткән.

«Agim» синглы быел мартта Татарстан Милли китапханәсененең студиясендә язылган. Шушы студиядә лейблның музыкантлары һәрдаим эзләнүдә, иҗатташлык юлында. Нәкъ шунда ук әлеге материалның геройлары да Дәрдемәнднең җыентыгына юлыга. Музыкант Регина Рокитянская аларга ярдәм итә. Аның домра, калимба һәм варганда уйнаган тавышлары салкын, салмак фолктроникага кушылып, «Агым» җыры туа», - дип хәбәр итә лейблның матбугат хезмәте.

«Студиядә Ислам Вәлиев белән импровизацияләр эшләдек һәм гармония туды. Шигырьне үзебез язарбыз дип уйлаган идек, аннан соң эзләп карарга булдык. Милли китапханәдән Дәрдемәнднең китабын таптык. Берничә шигырен укып карадык, исемсез шигырен сайлап алдык, ул безнең музыка гармониясенә, эчке дөньябызның гармониясенә туры килде. Шигырь агымсу турында», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Зәринә Вилданова.

Җырны барлык музыкаль платформаларда тыңлап була.

  • Закир Рәмиев («Дәрдемәнд» тәһәллүсе фарсы теленнән алынган, «моңсу» дигәнне аңлата) – шагыйрь, меценат, алтын приисклары хуҗасы. Эшчәнлегенең табышына татар язучыларының китапларын бастырган, дистәләгән мәктәпләр һәм мәдрәсәләр ачкан, мәчетләр төзеткән. Инкыйлабтан соң, ватандашларының күбесе кебек, мөһаҗирләр юлын сайламаган, ә барлык байлыгын яңа хөкүмәткә тапшырган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100