news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Заречье” сәламәтләндерү лагере базасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча спартакиада

Ул Казан шәһәре хакимият һәм муниципаль органнары һәм иҗтимагый оешмаларның уртак көч белән оештырылган

(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Казанның “Заречье” сәламәтләндерү лагере базасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча спартакиада уздырылды. Хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышлырдан кала, анда командага берләшү буенча тренинглар, белем бирүгә юнәлтелгән семинарлар да үткәрелде.

Мэриянең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр иткәнчә, спартакиада шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты, Казан шәһәре хокук саклау органнарына ярдәм итү буенча яшьләр оешмасы, шәһәрнең урта махсус уку йортлары советы, “Яшүсмер”/”Подросток” муниципаль учреждениесе уртак ярдәме белән оештырылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100