news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зарарлы матдәләр чыгаруны контрольдә тотмаучы предприятиеләргә штраф салыначак

Закон кабул ителгән очракта, 2019 елның 1 июленнән үз көченә керә.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Зарарлы матдәләр чыгаруны контрольдә тотучы датчиклары булмаган өчен предприятиеләр штраф түли башларга мөмкин. Вазифаи затларга 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф яный. Бу турыда «Парламентская газета» яза.

Штрафны шулай ук әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектлар исемлеген һәм тирәлекне пычрата торган матдәләр чыгару күрсәткечләре турында мәгълүматны дәүләт реестрына вакытында тапшырмаган очракта штраф билгеләү планлаштырыла. Әлеге хокук бозулар өчен вазифаи затларга — уннан егерме мең сумга кадәр, ә юридик затларга илледән йөз мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

Реестрга зарарлы матдәләр күрсәткечләре турында ялган мәгълүмат кертелгән очракта вазыйфаи затлар өчен 15-30 мең сум, ә юридик затлар өчен 100 меңнән 200 мең сумга штраф каралган.

Административ штрафларны кертү турында Хөкүмәт законы проекты Дәүләт Думасына кертелде һәм май аенда беренче укылышка планлаштырыла. Закон кабул ителгән очракта, 2019 елның 1 июленнән үз көченә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100