news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзара салым җыю буенча референдумның гаделлеген "Чиста сайлау өчен" хәрәкәте күзәтәчәк

1600 дән артык күзәтүче төрле авыл һәм шәһәр җирлекләренә билгеләнәчәк.

Үзара салым җыю буенча референдумның гаделлеген "Чиста сайлау өчен" хәрәкәте күзәтәчәк
Михаил Захаров/архив

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Үзара салым җыю буенча референдумда "Чиста сайлау өчен" күзәтүчеләр корпусы” гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре эшләячәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

  • 18 ноябрь көнне 844 авыл һәм шәһәр җирлегендә үзара салым буенча референдум узачак. Үзара салым - җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен халыкның үз теләге белән, елга бер тапкыр җыела торган акча. Бу акчаны юллар төзекләндерү, су белән тәэмин итү челтәрен булдыру, корылмалар төзү, зиратларны, чишмәләрне тәртипкә китерүгә кулланырга була. 
  • Программа 2013 елдан гамәлдә, халыктан җыелган һәр 1 сум акчага дәүләт 4 сум өсти.

 "Чиста сайлау өчен" корпусы” гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты җитәкчесе Алена Булгакова бу корпуста иң яшь күзәтүчеләр тупланганын әйтте. "Безнең референдумнарда катнашу тәҗрибәсе бар. Быел Волгоград өлкәсендә дә эшләдек", - диде. Ул үзара салым җыю буенча референдум үткәрү Татарстан тәҗрибәсен Россиянең башка субъектларына да тарату кирәк дигән фикердә.

"Чиста сайлау өчен" корпусы” гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте координаторы Даниил Шейко күзәтүчеләрне референдумга әзерләү җитди мәсьәлә булуын билгеләп үтте. "Без аларга гаделлек, җаваплылык сыйфатларын сеңдәбез. Күзәтүче, беренче чиратта – халык ярдәмчесе. Алар сайлау, референдумнарның гадел, чиста узуын кайгырта", - диде.

"Чиста сайлау өчен" корпусы” гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы аппараты җитәкчесе Лилия Төхвәтуллина 1600 дән артык күзәтүченең төрле авыл һәм шәһәр җирлекләренә билгеләнәчәген әйтте. "Референдумга юлланучы күзәтүчеләр тәҗрибәле. Без аларны сайлап алдык", - диде. Ул 203-57-97 номеры буенча кайнар линия эшләячәген әйтте.

  • “Чиста сайлау өчен” күзәтүчеләр корпусы Россия юристлары ассоциациясенең яшь юристлар координацион советы инициативасы белән 2012 елда булдырылган. Россиядә бәйсез күзәтүче-юристларның иң зур оешмасы санала.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100