news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзара салым программасы Кукмараның Нырья җирлегенә 4 миллион 12 мең сум акча китергән

Әлеге җирлеккә тугыз авыл керә, 1420 кеше яши.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Быел Кукмараның Нырья авылы җирлегендә 802 мең 400 сум үзара салым акчасы җыелган. Аның һәр сумына хөкүмәт дүртәр сум өстәгәч, 4 миллион 12 мең сум акча тупланган. Әлеге җирлеккә тугыз авыл керә, 1420 кеше яши. Авыл җирлеге башлыгы Вячеслав Васильев әйтүенчә, Нырья җирлегендә үзара салым акчасы балигълык яшенә җиткән һәр кешегә 800 сум итеп билгеләнгән булган. Халык программада актив катнашкан. Үтәлеш - 100 процент, дип хәбәр итә районның "Хезмәт даны" газетасы.

"Авылларның йөз төрле проблемаларын хәл итүгә халык та теләп үз өлешен кертә, - ди ул. - Үзара салымның отышлы программа икәнен күргәч, ул гамәлдә булган чорда күбрәк эшләп калу кирәклеген дә аңлыйлар. Башка төбәкләрдәге кебек без дә су һәм юл булмаудан интегәбез. Үзара салым акчаларын күбесенчә нәкъ менә шушы юнәлешкә тоттык".

Авыл җирлеге башлыгы үз вазыйфасына узган ел гына керешеп, сентябрь аенда аның җитәкче кәнәфиенә утырганына бер ел булган. 29 ел дәвамында җиңел атлетика буенча тренер булып эшләгән Вячеслав Владимировичка тормышның бөтенләй икенче тармагына кереп китү җиңелдән булмагандыр, билгеле. Әмма аңа биредәге проблемалар инде күптәннән таныш. Эшкә керешүгә үк җитәкче халыкның иң үзәгенә үткән мәсьәләгә - юлларны төзекләндерүгә алына. Рәсми документларда Сабанчино бер авыл булып барса да, халык телендә дә, урнашуы буенча да ул Югары һәм Түбән Аты авылларына бүленгән. Ике авыл арасында 800 метр чамасы юл бар. “Узган ел эшкә билгеләнгәч, авылларны карап чыккан вакытта Югары Атыдан Түбәненә Нива машинасы белән керә алмадым, шул тирәгә килеп җиткәч, борылып кайтып киттем, - ди әңгәмәдәшем. - Быел җәй аенда шушы өлешкә “Иркен” ширкәте таш түшәде. Узган ел да Югары Атының арткы урамына чыгучы тыкрыкка - 90 метр җиргә таш салынган иде”.
"Үзара салым программасы – авыл халкының проблемаларын хәл итү өчен менә дигән ярдәм ул, дигән сүзләрне беркем дә инкарь итмәс, мөгаен, - ди Сабанчино авылы имамы, фермер Васыйл Сафин. - Мәчеттә булган вәгазь вакытларында да халыкка аңлату эшләре алып бардык. Шөкер, башкарылган хезмәтнең барысы да күз алдында. Авылга кайтучылар иң элек: “Юл бармы, керерлекме?”- дип шалтыратып сорыйлар иде. Хәзер инде юлның начар вакытлары, үтә алмыйча батып яткан чаклар онытылды. Авыллар, анда яшәүче халык өчен эшләүче бу программаның файдасы күз алдында, алга таба да тормышка ашырылсын иде ул".

Быел бу төбәктә 4 чакрым 200 метр юл түшәгәннәр. Моның өчен, узган елдан да калган акчаларны кушып, барлыгы 3 миллион 812 мең сум акча тотылган. Сабанчино халкыннан кала авыл урамындагы юл тәртипкә китерелүенә күзмислеләр дә бик сөенгән. Үзара салым акчасы ярдәмендә Югары һәм Түбән Күзмис авыллары чын мәгънәсендә икенче сулыш алган. Шунысы кызык, ике авылны тоташ бер урам – Яшел урамы бер-берсенә бәйли. Авылларда берничә тыкрыктан кала башка урам юк. Халык гомер-гомергә әлеге Яшел урамында юлсызлыктан интеккән һәм менә быел бер чакрым арага таш түшәлгән.

Бу ике авылда шулай итеп юл мәсьәләсе хәл ителгән, бары тик ике тыкрыкка гына таш саласы калган. Моңа кадәр саз ерып йөргән авыл халкы таш түшәлгән юлларны асфальтка тиңли. Әнә бит, машиналар урамда зур тизлектә йөри башлагач, агачтан үзләре үк күтәртмә дә ясап куйганнар.
"Референдум нәтиҗәсе игълан ителгәннән соң, без, сөенә-сөенә, акчаларны тапшырдык. Чөнки алар хисабына юлыбыз рәтләнәчәген аңлый идек, - ди Нырья урта мәктәбенең сәркатибе, безнең белән бергә Югары Күзмис авылына кайтучы юлдашыбыз Светлана Данилова. – Урамыбызда яз-көз тездән пычрак, нинди тирән чокырлар иде бит, күпме машиналар ватылды инде монда. Капка төбеңдә машина булгач, җәяү атлыйсы килми бит әле ул, утырып йөрисе килә".

Гамәлдәге законнар нигезендә авылдагы су башнялары киртә белән әйләндерелеп алынырга тиеш. Нырьядагы су башнясын шушы акчалар хисабына үз көчләре белән тәртипкә китерә башлаганнар - узган ел материаллар сатып алып, башняны буяп, өч ягын киртәләп алганнар. Быел исә төсле калай белән каршы якны төреп куймакчылар. “Материалларга заказ бирелде инде, кайтканын көтәбез. Очсызракка чыксын өчен аны үз көчебез белән эшләргә уйлыйбыз. Әлеге акчалар хисабына Иске Кенә авылына запас су насосы алып куярга, Түбән һәм Югары Күзмис авылларына су кертергә планлаштырабыз”, - диде Вячеслав Васильев.

Нырья авылына кергәч, зур гына мәйданда төзелеш эше башланганы күренеп тора: “Строй-Гарант” оешмасы авылда балалар бакчасы төзү эшенә керешкән. Халык авылда уңайлы балалар бакчасы булуны күптән сорый иде инде. Район башлыгы Сергей Димитриевның республика Президентына мөрәҗәгать итүе эзсез калмаган - финанс мәьәләләре уңай хәл ителсә, бакчаны икенче елга инде куллануга тапшыру планлаштырыла. Димәк, авылның киләчәге өметле, дип яза газета.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100