news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзара салым программасы буенча җыелган акчаның күп өлеше юлларга тотыла

Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин үзара салым программасы торак пунктларны төзекләндерү өчен мөһим булуын әйтте.

Үзара салым программасы буенча җыелган акчаның күп өлеше юлларга тотыла
Н.Гордеева/архив, С.Исхаков

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Александра Давыдова). Татарстанда үзара салым программасы буенча җыелган акчаларның күп өлешен, ягъни 47 процентын юлларны ремонтлауга һәм күперләрне карап тотуга юнәлдерәләр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сөйләде.

«Нәкъ менә халыкның нинди мәсьәләләрне хәл итәргә, кайчан һәм күпме акча тотарга кирәклеген үзе билгеләве бик мөһим», – диде ул.

Әгъзам Гобәйдуллин әлеге программа кысаларында җыелган акчаларның 19 проценты территорияләрне төзекләндерүгә, 10 проценты халыкны су белән тәэмин итүгә, зиратларны төзекләндерүгә һәм карап тотуга юнәлдерелүен әйтте. Тагын 4 проценты балалар мәйданчыкларын төзү-төзекләндерүгә китә.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2013-2019 елларда Татарстанда үзара салым программасын финанслау өчен республика бюджетыннан 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Шул исәптән, 2019 елда – 1 миллиард сумнан артык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100