news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзара салым программасы буенча Кама Тамагы районына биш елда 60 млн чамасы акча бирелгән

Акча юлларны, зират территорияләрен төзекләндерү, каты көнкүреш калдыкларын түгү өчен, урамнарны яктыртуга һ.б. тотылган.

(Кама Тамагы, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Идел таңнары"). Бүген Кама Тамагы районы халкы үзара салым җыю буенча референдумда катнаша. Торак пунктларны төзекләндерү программасында биш ел катнашу дәверендә районга 60 миллионнан артык акча бирелгән. Бу сумманың бишенче өлешен авыл һәм бистә халкы керткән. Бу хакта "Идел таңнары" газетасы хәбәр итә. 

Бозлавык булуына да карамастан район халкы үзара салым җыю буенча референдумга килә. Иртәнге сигездән башлап Кама Тамагы районы авылларынннан халыкның референдумда тавыш бирү фотолары килә. Алдынгылар арасында - Рус Бортасы, Кече Салтык, Олы Кариле, Кама Тамагы бисәтәләре бар.

Бу акчалар юлларны, зират территорияләрен төзекләндерү, каты көнкүреш калдыкларын түгү өчен, урамнарны яктыртуга, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә һәм башка максатларда тотылган. 

Кешеләр бергәләшеп үз авыллары, димәк үзләре өчен дә күпне эшли алуларын аңлый, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100