news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзара салым буенча референдум авыл халкының тормышын уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк

Татарстан авылларында үзара салым акчасына юллар ремонтланды, парклар тәртипкә китерелде, диде ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Үзара салым буенча референдум Татарстан авылларында яшәүчеләргә инде 2019 елда ук үзләрен борчыган проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Референдум гражданнарга барыннан да элек үз позициясен белдерергә, авылда яшәү шартларын яхшырту өчен беренче чиратта нәрсәләр эшләргә кирәклеге турындагы сорауга җавап табарга мөмкинлек бирә», - дип искәртте Гобәйдуллин.

Аның сүзләренчә, үзара салым ярдәмендә республика авылларында юллар ремонтланган, парклар, балалар мәйданчыклары һәм тротуарлар тәртипкә китерелгән, су белән тәэмин итү яхшыртылган һ.б. күп кенә эшләр башкарылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot