news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзара салым акчасына Түбән Кама Сабантуй мәйданчыкларын төзекләндерергә планлаштыра

Бүген 15 авыл җирлеге территориясендә үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнар уза.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Бүген, 8 декабрь көнне, Каенлы авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум уза. Ун торак пунктта яшәүчеләр үз авылларын төзекләндерүдә катнашыргамы-юкмы икәнлеген хәл итә. Бу хакта «Нижнекамская правда» яза.

Җирлектә өч сайлау участогы эшли, анда 1668 кеше теркәлгән.

2013 елдан бирле гамәлдә булган программа вакытында җирлектә юллар ремонтланды, зиратлар төзекләндерелде, Сабантуй мәйданчыкларын төзекләндерү эшләре башланды.

Каенлы авыл җирлеге башлыгы Фәнис Нәбиуллин бүген референдумда җирле халыкның алты авылында юлларны ремонтлау, зиратларны төзекләндерү, балалар мәйданчыгы төзү, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә ремонт ясау мәсьәләсен хәл итүен әйтте. Моннан тыш, авыл халкы Сабантуй үткәрү өчен мәйданчыкларны төзекләндерүне төгәлләргә планлаштыра.

Авыл халкы үз торак пунктларын төзекләндерүдә катнашырга карар итсә, алар 300әр сум акча тапшырачак. Алар керткән һәр сумга Татарстан бюджетыннан дүрт сум бүлеп биреләчәк. 100 процент җыелган очракта, муниципалитет бюджеты җыелган сумманы икеләтә арттырачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100