news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзара салым акчасына Әгерҗе елгасын чистарталар

Әгерҗе елгасын чистарту һәм төзекләндерүгә барлыгы 495 мең 729 сум акча тотылган.

(Әгерҗе, 22 октябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Быел үзара салым акчаларына башкарылачак эшләр исемлегенә Әгерҗе елгасын чистарту да кертелде, дип яза район газетасы.

 

Яшьләр парламенты әгъзалары елга ярларын чистарту буенча бик еш өмәләр уздырып торсалар да, бу гына әлеге проблеманы тулысынча чишәргә мөмкинлек бирми. Чөнки кайбер шәһәрдәшләребез һаман да яр буйларына, елгага чүп ташлыйлар, ял иткәннән соң әйберләрен җыюны “оныталар“. Яз көне дә елга һәм аның ярлары пычрануга йөрәк әрни.

Шул максаттан, быел “Төзелеш идарәсе“ предприятиесенә Әгерҗе елгасын чистарту бурычы йөкләнгән иде. Предприятие эшчеләре елганы гына түгел, яр буйларын чүп-чардан арындыруга да күп көч куйдылар, анда үскән куакларны кистеләр. Хәзер күперләр тирәсендәге участокларны танып та булмый. Биредә бик уңайлы һәм чиста. Менә бу фотода Казанская урамындагы күпер территориясе сурәтләнгән. Әлеге урыннан хәзер караңгы төшкәч тә йөрүе куркыныч түгел.

Әгерҗе елгасын чистарту һәм төзекләндерүгә барлыгы 495 мең 729 сум акча тотылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100