Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда кемнәргә чит илгә чыгу тыела
Җәйге һәм көзге яллар вакытында кайбер татарстанлылар чит илләргә сәфәр кылырга ниятли. Әмма дәүләт чиген узу мөмкинлеге бөтен кеше өчен дә каралмаган: кайбер очракларда гражданинның Россиядән чыгу хокукын вакытлыча чикләргә мөмкиннәр. Моның белән кемнәр очрашырга мөмкин? Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында.
Чит илгә чыгуны чикләү берничә нигез буенча кулланыла ала. Алар түбәндәгеләр:
- суд приставы тарафыннан башкарма эш кузгатылган бурыч булса һәм аның күләме законда билгеләнгән чиктән артып китсә. Бу хакта мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталы аша тикшерергә мөмкин;
- әгәр гражданинның дәүләт серен тәшкил белешмәләрдән файдалану мөмкинлеге булса йә чит илгә чыгуны чикләүне күздә тоткан вазифа биләсә;
- хәрби яки альтернатив гражданлык хезмәте үтү чорында;
- хәрби комиссариат повесткасын алганнан соң, әгәр ул хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле булса;
- әгәр кеше җинаять эше буенча шикләнелүче яисә гаепләнүче булса;
- судның үз көченә кергән гаепләү карары булса һәм җәза әле үтәлмәсә;
- гамәлдәге Федераль иминлек хезмәте вәкилләре, шулай ук ведомствоның кайбер элеккеге хәрби хезмәткәрләре өчен. Эштән азат ителгәннән соң тиешле чикләү аерым очракларда берничә ел дәвамында сакланырга мөмкин;
- әгәр чит ил паспортын рәсмиләштергәндә гражданин белә торып дөрес булмаган белешмәләр күрсәткән булса;
- гражданинны банкрот дип таныганнан соң - суд тарафыннан тиешле чикләү кертелгән очракларда.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Балигъ булмаган балаларга карата аерым кагыйдәләр гамәлдә. Әгәр ата-аналарның берсе баланың чит илгә чыгуына риза түгел икәнен рәсми рәвештә белдерсә, аны Россиядән чыгармаска мөмкиннәр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз