Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Запорожьеда Корбан бәйрәме
Запорожьеда Корбан бәйрәме
(Симферополь, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Кичә Украинаның Запорожье шәһәре мөселманнары яңа төзеләчәк мәчет урынына килеп Корбан бәйрәменә багышланган гает намазын укыды һәм Ходай Тәгалә ризалыгы өчен корбан чалды.
Запорожьеның «Алтын ай» татар мәдәни үзәге рәисе Рәхимә Әхмәрова белдерүенчә, бу көнне Үзәк аркылы мохтаҗ, ятим балалары һәм авырулары булган гаиләләргә 92 азык-төлек тупланмасы өләшенгән. Үзәк шулай ук Корбан бәйрәменең өченче көнендә, ягъни 12 гыйнварда, «Днепроспецсталь» заводы кафесында Корбан бәйрәме уңаеннан бәйрәм мәҗлесе үткәрә. Анда 200 милләттәшебез чакырылган. Бу чараны үткәрү өчен Запорожье очучылар әзерләү үзәге җитәкчесе, генерал-лейтенант Фәрит Акчурин, татар эшкуарлары Миръякуб Ибраһимов, Харис Чекаев, Рафаэль Сафин һәм гарәп студентлары иганәчелек ярдәме күрсәткән.
Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм өлкә радиосы бу көнне өлкәдә үткәрелгән Корбан бәйрәменә багышланган материаллар бастырган һәм репортажлар тапшырган. Ә «Алтын ай» үзәге мәгълүмат чараларына исә, Запорожьеда үткән бәйрәм чаралары турында да хәбәр итеп барган.
Ләкин шунысы аянычлы, Украина мөселманнары өчен бу көн бәйрәм көне итеп игълан ителмәде. Ә менә Кырымда бу көн ял көне булды, чөнки кырым татарлары 1993 елда бу хокукка ия булган иде. Шушы елдан башлап, Кырым мөселманнары Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре көннәрендә ял итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз