Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Запорожье өлкәсендә махсус операция хәрбиләренә хаҗга юлламалар тапшырдылар
Запорожье өлкәсендә узган бәйрәм намазы кысаларында РФ мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле, Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Җамал Гарифуллин Приморье һәм Камчаткадан махсус хәрби операциядә катнашучы ике хәрбигә хаҗга юлламалар тапшырды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
«Хаҗ Кәрим» дип аталган әлеге акция Россия мөселманнарының дини лидеры баш мөфти шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән тормышка ашырыла. Проектны гамәлгә кую Дагыстан сенаторы һәм хәйриячесе Сөләйман Кәримовның ирекле иганәсе ярдәме белән мөмкин булды.
Вакыйга Ватанны саклаучыларның хезмәтен тану һәм хуплау билгесе булды. 2025 елда Россиядә биш мең дин тотучы бушлай хаҗга бару мөмкинлегенә ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз