Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ашлык запасы 760 мең тоннадан артып киткән
Татарстан элеваторларында узган елгы уңыштан калган 767 мең тонна ашлык саклана. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
«Ашлык бәяләре әлегә үзгәрми», - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Аның сүзләренчә, өченче класслы бер тонна бодайның сатып алу бәясе өстәмә кыйммәткә салымны исәпкә алып 14,3 мең сум тәшкил итә. Дүртенче класслы бодайның тоннасы – 12,7 мең, фураж бодае – 11,7 мең, арыш һәм азык арпасы 12,1 мең сум тора.
«Бөртекле культура җитештерүчеләргә сатылган ашлыкка чыгымнарны каплау өчен федераль субсидия гамәлдә», - диде Җәббаров.
Республикада ашлык җитештерүчеләр 301,5 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме алды, 206 мең тонна сатылган ашлыкка субсидия бирелде, диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз