Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Зәңгәр шәл» спектакле XI Халыкара «Добровидение» халык җырлары фестивале лауреаты булды
Кичә Дәүләт Кремль Сараенда XI Халыкара «Добровидение» халык җырлары фестиваленең Гала-концерты узды. Илнең төп сәхнәсендә төрле илләрдән иң яхшы халык җырларын башкаручылар, әйдәп баручы фольклор төркемнәре һәм данлыклы солистлар җыелды.
Гала-концертта Камал театрына «Зәңгәр шәл» спектакле өчен «Ел премиясе» бирелде. Бүләк тантаналы рәвештә актерлар – Ришат Әхмәдуллин һәм Рәйхан Габдуллинага тапшырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
- «Зәңгәр шәл» – Камал театры сәхнәсендә 100 ел бара торган спектакль. Ул Кәрим Тинчурин режиссерлыгында 1926 елның 20 декабрендә сәхнәгә чыгарыла. Әсәрнең татар театрында якынча 6-7 куелышы булган, режиссерлар арасында Ш.Сарымсаков, М.Сәлимҗанов һәм Ф. Бикчәнтәев бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз