Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәңгәр күлләрдә йога һәм иртәнге гимнастика узачак
Бу шимбәдә, 16 августта, Кече һәм Зур Зәңгәр күлләрдә бушлай чаралар сериясе узачак. Казанлылар эшкәртелгән материаллардан үз бизәген ясый һәм йога дәресләренә кушыла алачак.
Мәсәлән, Кече Зәңгәр күлдә казанлылар өчен тренер Юлия Некрасова «Гибкая сила» практикасында йога дәресе үткәрәчәк. Дәресләр сыгылмалылыкны, гомуми халәтне яхшыртырга һәм стрессны төшерергә ярдәм итәчәк. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Башлана – 7:00 сәгатьтә.
Зур Зәңгәр күлдә эшкәртелгән пластик капкачлардан бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс узачак. Катнашучылар алка, беләзек, чылбыр ясый алачак. Чара 13:00-15:00 булачак. Теркәлүне сылтама буенча узарга мөмкин.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 16 августта Кабан күлендә «Культорг» акыллы куллану фестивале узачак. Чара вакытында казанлылар әйберләргә гараж сатуларында икенче тормыш бүләк итә, «ЭкоЛогично» зонасында эшкәртелгән чималны сата, чәчәк свопында катнаша, Гринмаркет мәйданчыгында үсемлекләр белән алмаша алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз