Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәңгәр күлләр янында балтырганга каршы өмә узачак
Казанда 4 июльдә «Стопборщевик» («Балтырганга юк!») Бөтенроссия экологик акциясенә кушылачак. Өмә Зәңгәр күлләр янындагы территориядә узачак. Катнашучылар үсемлекне юк итүнең куркынычсыз ысулларын үзләштерәчәк, белгечләр белән аралаша һәм табигатьне саклау турында күбрәк мәгълүмат беләчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Экологик өмәне табигатьне саклау чаралары мәсьәләләре буенча эксперт Дарья Толовенкова һәм Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте вәкиле, «СтопБорщевик» берләшмәсе әгъзасы Тимур Ескараев үткәрәчәк.
Оештыручылар катнашучыларга тәнне сакларга ябык һәм эш өчен уңайлы кием кияргә киңәш итә. Кирәкле җиһазлар эш урынында биреләчәк.
Чарада катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз