Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Зәңгәр күлләр» территориясендә эшләү өчен экскурсоводларны укыту оештырыла
Казан читендә урнашкан «Зәңгәр күлләр» территориясендә эшләү өчен экскурсоводларны укыту оештырылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов хәбәр итте.
«Без экскурсоводлар нинди материал биргәнен белмибез, шуңа гид һәм экскурсоводларны өйрәтергә карар кылдык. Укыту өч этапта узачак: офлайн, видеокурслар рәвешендә онлайн укыту. Хәзерге вакытта методологик база булдырылган, бөтен саннар, күрсәткечләр тикшерелгән», – диде Рамил Шәрәфетдинов. Әлеге эш Фәннәр Академиясе белән берлектә үткәрелә.
Уку өчен гаризалар 23нче июньнән 7нче июльгә кадәр кабул ителә. «Шушы укыту нәтиҗәсендә, гражданнар Зәңгәр күлләрдә йөргәндә, тагын да баерак мәгълүмат алыр дип уйлыйбыз. Өйрәтелгән экскурсоводларга аккредитацияләнгән гид дигән бейджик биреләчәк», – дип белдерде Рамил Шәрәфетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз