news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәңгәр күл буенда Әби патша юлыннан урман буйлап ял итеп йөрергә мөмкин

Зәңгәр күл буенда Әби патша юлыннан урман буйлап ял итеп йөрергә мөмкин
Владимир Васильев

Зәңгәр күл буенда ясалган ял итү зонасы бирегә килүчеләргә бер сәгатьлек аудиогидлы маршрут тәкъдим итә. Маршрут өлешчә Екатерина юлы дип аталган юлдан үтә. Бу – Екатерина патша Казанга килгән юл фрагменты.

Журналистларга һәм блогерларга Зур Зәңгәр күл буеның төзекләндерелгән яр буен тәкъдим иттеләр. Татарстан Республикасының Шәһәрләр үсеше институтының Табигый территорияләр буенча дирекциясе оештырган пресс-турда «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты.

Элегрәк ял итүчеләр машина кую урынына әйләндергән яр буенда кофейня, сувенирлар сату урыны урнаштырылган, маршрут буенча эскәмияләр куелган.

«Биредә шарлавыкны ныгыту эшләре башкарылды һәм машина кую урыны мөмкин кадәр ераккарак урынга күчерелде», – дип Зәңгәр күл буе белән таныштырды Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе белгече Асия Гыйззәтуллина.

Зәңгәр күл буенда урман юлы белән маршрут салынган. Оештыручылар аны «лесотерапия» дип атый. Маршрут дәвамында туктап алу өчен төрле объектлар, дөрес сулыш алу, ишетеп һәм күреп тоемлау турында инструкцияләр урнаштырылган. «Мондый альтернатив ял төре Япониядән килгән. Бу медитациянең бер төре», – дип аңлатты Асия Гыйззәтуллина.

Алга таба күл буенда бәкегә чуму урыны да корылырга мөмкин.

  • Зәңгәр күл ике өлештән тора. Чистартылган, төзекләндерелгән өлеше Зур Зәңгәр күл дип атала. Әле дә халык салкын суга чума торган күл Кече Зәңгәр күл өлешенә карый.
news_right_1
news_right_2
news_bot