news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Илдарханова-Балчыклы вазифасыннан китте

Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Илдарханова-Балчыклы вазифасыннан китте
Фото: ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Илдарханова-Балчыклы вазифасыннан азат ителде.

Татарстан Министрлар Кабинетының шул хактагы боерыгын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Документтан күренгәнчә, ул үз теләге белән эшеннән киткән.

Гүзәл Илдарханова-Балчыклы дәүләт комитеты рәисе урынбасары вазифасында өч ел эшләде: ул бу вазифага 2022 елның 30 ноябрендә билгеләнде. Моңа кадәр ул ТР Дәүләт архивы директоры урынбасары иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot