news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшьләр эшләре министры урынбасары балалар ялы мәсьәләләре буенча туры эфирга чыгачак

Татарстан яшьләр эшләре министр урынбасары Руслан Семенов «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Коррупциясез Татарстан» программасының туры эфирында чыгыш ясаячак. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Эфир бүген, 16 февральдә, 17:30 сәгатьтә узачак. Фикер алышуның төп темасы - балалар ялын оештырганда коррупция кагыйдәләрен бозу очракларын профилактикалау.

Спикерлар балалар лагерьларына юлламаларга заявкалар бирү процедурасы, бәяләр һәм ата-аналар өчен ташламалы шартлар турында фикер алышырга ниятли. Тамашачылар туры эфирда сораулар бирә һәм тавыш бирүдә катнаша алачак.

Балаларны сәламәтләндерү һәм ял өлкәсендәге проектларга ярдәм итү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Программада шулай ук ТР Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт идарәсе бүлеге мөдире Равия Шрша, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, «Лето» республика үзәге директоры Нина Шимина катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot