Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзән башлыгы урынбасары, судны көтмичә, контракт имзалап махсус операциягә киткән
Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Николай Бызинның җинаять эшен бу айда карый башларга тиешләр иде, ләкин эшне туктаттылар. Соңрак ачыкланганча, ир-ат махсус хәрби операциягә киткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Яшел Үзән суды матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров
Искәртеп үтәбез, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре Бызинны узган елның сентябрендә тоткарлады, ул аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, 2022 елда шәхси торак төзелеше өчен җир кишәрлекләрен саткан фирма директоры район башлыгы урынбасарыннан, участокларның җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен, җирле юлны муниципаль милеккә күчерергә ярдәм итүен сораган.
«Бызин, 2022 елның июлендә әлеге вазифада эшләгәндә, Яшел Үзән районының Светлое Озеро бистәсендә «Тесла» ҖЧҖ директорыннан ришвәт сыйфатында дүрт җир кишәрлеге алган, ул аңардан бистәгә илтүче юлны муниципалитет милкенә тапшыруын сораган», – диде тикшерүче.
Тикшерү версиясе буенча, участокларның һәркайсының мәйданы 600 квадрат метр тәшкил иткән, алар барысы бергә 1,4 миллион сум торган. Узган ел Николай Бызин бу җирләрне 2 миллион сумга саткан. Тикшерүче билгеләп үткәнчә, Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары җир кишәрлекләрен законсыз алу фактын таныган, ләкин моны ришвәт түгел, ә мошенниклык буларак бәяләргә кирәк дип санаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз