news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БМО генераль секретаре урынбасары КазанФорумның оештырылу дәрәҗәсен югары бәяләде

БМО генераль секретаре урынбасары һәм Цивилизацияләр альянсы буенча югары вәкил Мигель Анхель Моратинос белдергәнчә, «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» Халыкара икътисади форумының оештырылу дәрәҗәсе аңа нык тәэсир иткән.

Моратинос сүзләренчә, Татарстан башкаласына сәфәр аның күңелендә уңай тәэсирләр генә калдырган.

«Без Казанда ике көн ярым булдык. Бу бик тә уңышлы форум булды. Миңа тулаем алганда форумның оештырылу дәрәҗәсе, Россия Федерациясе белән ислам дөньясының үзара хезмәттәшлегенә багышланган эчтәлекле дискуссия нык тәэсир итте. Бу минем Казанга беренче сәфәрем иде һәм соңгысы булмас дип өметләнәм», - диде ул ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында.

БМО генераль секретаре урынбасары билгеләп үткәнчә, Казан үзенең географик урыны аркасында төрле мәдәният һәм дин кешеләре арасында үзара аңлашуны ныгытуда мөһим роль уйный ала.

Ул шулай ук сәфәр кысаларында исламофобиягә каршы көрәш буенча БМО илчесе буларак Россиянең мөселман дини лидерлары белән очрашуы турында хәбәр итте. Моратинос сүзләренчә, яклар геосәясәт, икътисад һәм финанс мәсьәләләре хакында фикер алышкан.

«Соңгы көнне миңа Россиядән һәм кайбер күрше илләрдән 1 000нән артык мөфти һәм имамнар катнашкан пленар утырыш нык тәэсир калдырды», - дип искәртте ул.

Моратинос шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның анда уңай фикерләр калдыруын һәм якларның хезмәттәшлекне дәвам итәргә килешүен белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot