news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Машина йөртү таныклыгын алыштыру: 2026 елда Татарстанда кемнәр бу процедураны узарга тиеш

Машина йөртү таныклыгын алыштыру: 2026 елда Татарстанда кемнәр бу процедураны узарга тиеш
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Быел машина йөртү таныклыгы срогын автомат рәвештә озайту гамәлдән чыкты. Ел ахырына кадәр кемнәр таныклыгын алыштырырга тиеш. Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында.

Машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакыты ун ел тәшкил итә. Ул тәмамланганнан соң документ гамәлдән чыккан дип санала, шуңа күрә машина хуҗаларына яңа таныклык алу турында алдан ук кайгыртырга кирәк.

Машина йөртү таныклыгын 2016 елда алган кешеләргә аны быел алыштырырга кирәк булачак. Нәкъ менә шул чорда документның закон белән билгеләнгән ун еллык гамәлдә булу срогы тәмамлана.

Шулай ук «права»ны автомат рәвештә озайту чарасыннан файдаланган машина йөртүчеләргә дә яңа таныклык рәсмиләштерергә туры киләчәк. Сүз 2023 елда гамәлдә булган таныклыклар турында бара. Кабул ителгән карар нәтиҗәсендә мондый документлар тагын өч ел гамәлдә булды, әмма 2026 елда аларның хуҗаларына таныклыкны алмаштыру процедурасын узарга кирәк.

Искәртеп үтәбез, автомат рәвештә озайту гамәлдә булу вакыты 2022 елның 1 гыйнварыннан 2025 елның 31 декабренә кадәр тәмамланучы машина йөртү таныклыкларына кагылды. Алар өчен документның гамәлдә булу вакыты өч елга озайтылды.

Яңа машина йөртү таныклыгын шулай ук хуҗаның шәхси мәгълүматлары үзгәргән, документны алыштыру өчен медицина нигезләре булган очракларда, шулай ук аны югалткан, зыян күргән яки алга таба файдалану мөмкин булмаган очракларда алыштырырга туры киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot